"Татинвестгражданпроект" ның баш архитекторы Елена Вәлиева Казанда төзеләчәк "СОлНЦе" мәктәбенең робототехника үзәге эскизларының үз Telegram-каналында бастырды.
Белгеч аңлатканча, бу инде март башында бастырылган эскизлар белән чагыштырганда күпкә тулырак. Башта бина бары тик мәктәпнең спорт блогы буларак кына булдырылган, беренче катта бассейн урнашырга тиеш булган. Ләкин соңыннан яңа корпусның бер өлешен робототехника үзәге итәргә дигән карар кабул ителде, ведомствоара комиссиядә алдан хупланганнан соң, тиешле йөкләмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде.
Болардан тыш, "Татинвестгражданпроект" баш архитекторы проектны эшләүгә башка авторларының да өлеш кертүен билгеләде.