Быел Түбән Кама мәктәпләрен 839 кеше тәмамлаган. Алар арасында 104 унберенче сыйныф укучысы алтын медаль, 105 укучы көмеш медаль алдылар. 21 укучы БДИ предметларының берсен максималь баллга ( 100 балл) тапшырган, дип сөйләде үзенең телеграм-каналында Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин.
Бүген Түбән Камада гомумшәһәр чыгарылыш бәйрәме булды. Муллин бәйрәмнең төп геройларын котлады һәм сез шәһәребезнең киләчәге диде.