Казаннан яшь полиграфист, 187 нче күппрофильле лицейның сигезенче сыйныф укучысы Радмир Тимершин, Новосибирск өлкәсендә узган юниорлар арасында «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының илкүләм этабында икенче урынны яулдады. Әлеге ярышлар ел саен «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Ябылу тантанасы бу ялларда "Себер 24" телеканалында туры эфирда трансляцияләнде.
Әлекке еллардагы илкүләм чемпионатның алтын призеры, хәзер тренер Даниил Грачев сүзләренчә, Мәскәүдән, Уфадан, Новосибирскидан килгән катнашучылар көчле булган. Конкурс биреме үтәү барышында катнашучылар матбугат өчен макетлар , офсет басма машинасын әзерләделәр һәм полиграфия продукциясе әзерләү өчен материаллар җыйдылар. Радмир бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Бу Татарстаннан юниорларның иң катлаулы һәм технологик компетенцияләрнең берсе «Полиграфик технологияләр» буенча рәттән икенче уңышы. Былтыр алар , шулай ук икенче урын яулаганнар иде.