Көз көне Казанда «Kazan Digital Week - 2024» халыкара форумы узачак

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

2024 елның 9 - 11 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week халыкара форумы узачак.Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә онлайн-форматта узачак.

Оештыручылар: Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.

Форумда катнашучылар - цифрлы технологияләр, программа белән тәэмин итү, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар. Катнашучыларны теркәү рәсми сайтта уза. Шунда ук катнашуның мөмкин булган пакетлары турында мәгълүмат бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International