Быел балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру программасын гамәлгә ашыруга шәһәр бюджетыннан 32,4 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу узган елга караганда ике тапкырга күбрәк, дип хәбәр итте шәһәр халкын эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова мэриядәге эшлекле дүшәмбедә.
Быданова бу ел башыннан 1305 яшүсмер эшкә урнаштырылды, дип ачыклык кертте. Июль һәм августта тагын 2 меңнән артык кешене эшкә урнаштырырга планлаштыралар.
Аның сүзләренә караганда, балалар яшь категориясенә карап дүрт сәгатьтән алып җиде сәгатькә кадәр эшлиләр. Бюджет оешмаларында яшүсмерләрнең хезмәт хакы, эшләнгән сәгать санын исәпкә алып, МРОТ (19 242 сум) күләменнән чыгып исәпләнә. Уртача алганда, дүрт сәгатьлек эш көне 12 мең сум тәшкил итә,
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев укучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе " шәһәрдә өстенлекле булды һәм булачак" дип ышандырды.