«Весна-2» торак комплексында мәктәп төзү проекты экспертиза узды

2024 елның 2 июле, сишәмбе

"Весна-2" торак комплексында мәктәп төзү проекты экспертиза узды.

Яңа мәгариф оешмасы 1501 урынга исәпләнгән. Исегезгә төшерәбез, торак комплекста табигый-фәнни лицей «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелә. Аны 1 сентябрьдә файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Бәяләмәдә объектны төзүче Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе булуы күрсәтелгән. Әзерләү документлары белән "Татинвестгражданпроект" шөгыльләнде.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Президент Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International