Казан укучыларының уйлап табулары Россиянең иң яхшы 8 топ-проектына керде

2024 елның 2 июле, сишәмбе

83 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучылары Станислав Парамонов һәм Кирилл Никулин Россия робототехника олимпиадасы призерлары булдылар. Аларның проекты илнең иң яхшы уйлап табулары 8легенә керде.

Укучылар түгелгән урыннарында су өстеннән нефть җыю өчен билгеләнгән Aqua Cleaner роботын тәкъдим итте. Казан мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, судьялар уйлап табуны универсальлеге, программа кодының катлаулылыгы һәм эшкәртүнең җентекле булуы өчен югары бәяләделәр.

Финал Оренбургта 26-29 июнь көннәрендә узды. Олимпиадада Россиянең 40 төбәгеннән, Әзербайҗан, Белоруссия, Казахстан һәм Кытайдан 700 кеше катнашты. Өч көн дәвамында 8-19 яшьлек балалар 26 категориядә ярыштылар.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International