Путин һәм Фальков Россиядә алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү турында фикер алыштылар

2024 елның 2 июле, сишәмбе

2022 елның июнендә Россиядә беренче 30 инженелык мәктәбе булдырылды. Бу инициатива төбәкләрнең үзеннән дә, бизнестан да ярдәм алды, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин белән әңгәмәдә фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.

Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт тарафыннан инициативаны үстерүгә 2022 елдан алып 12 млрд сумга якын акча тотылган. Тагын 19,5 млрд сумны эре партнер-предприятиеләр керткән. Хәзер алар 160.

Фальков билгеләп үткәнчә, бизнес инженер мәктәпләрен үстерүне финанслаудан тыш, аларның укучыларын кирәкле тәҗрибә белән тәэмин итә.

Ул һәр инженер мәктәбенең үз оешмасы-партнеры булуын ассызыклады. Бу илдә инженерлык белемен трансформацияләргә ярдәм итә, бигрәк тә технологик суверенитетны тәэмин итү өлешендә.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International