Казанның ике паркында фәнни лектория эшләячәк

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Казанның ике паркында 3 һәм 4 июльдә лекцияләр укылачак. Шәһәр халкы алдында КФУның Яшь галимнәр ассоциациясе вәкилләре чыгыш ясаячак. Керү - ирекле.

Очрашулар 3 июльдә “Салават Купере” торак комплексы  паркында, ә 4 июльдә Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты янындагы паркта узачак.

Чара ике иҗтимагый киңлек өчен актуаль, дип хәбәр итте оештыручылар.

Лекцияләр КФУның 220 еллыгы кысаларында «Галимнәр советы» проекты буенча узачак. Акция Казан парклары һәм скверлары дирекциясе ярдәмендә югары уку йортының мәгълүмати сәясәте департаменты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International