Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 234 яшүсмерне җәйге каникуллар вакытында эшкә урнаштырды

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Казанда  балигъ булмаганнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы буенча 234 яшүсмерне эшкә урнаштырганнар. Шәһәрнең мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр арасыннан тагын 149 кеше юлламалар алды һәм эшкә чакыруны көтәләр.

Яшүсмерләргә  «Горводзеленхоз», Казан электромеханика заводы, «Нэфис Косметикс» АҖ, «Тасма» , 7, 12 һәм башка шәһәр клиник хастаханәләрендә хезмәт хаклары  20 меңнән дә ким булмаган вакансияләр тәкъдим итәләр. Шулай ук,  җыештыручылар, администраторлар, официантлар, пешекчеләр һәм горничныйлар ярдәмчеләре, ЭВМ операторлары, регистраторлар, сәүдә залы хезмәткәрләре итеп  эшкә урнаштыра.

Яшүсмерләр Россиядә урнаштырылган МРОТ тан түбән булмаган хезмәт хакы алачак. Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге балигъ булмаганнарга аена 2650 сум исәбеннән матди ярдәм  бирә.

Каникул чорына 16 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрдә эш вакыты озынлыгы атнага 35 сәгатьтән артмаска тиеш, 14 яшьтән 15 яшькә кадәрге укучылар өчен - атнага 24 сәгатьтән. Эшкә урнашканда гариза һәм эшкә алу турында боерык, хезмәт килешүе рәсмиләштерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International