Мондый мөмкинлек аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән кабул ителгән программа ярдәмендә бирелде.
Балаларга ял файдалы булсын өчен төрле чаралар оештыралар. Күңел ачулардан тыш, алар сугышчыларга булыша - маскировка челтәрләре үрәләр, гуманитар ярдәм җыюда катнаша, окоп шәмнәре ясыйлар. Җәйге каникулларда Мамадыш районы лагерьларында 85 бала ял итәчәк, аларның әтиләре хәзер махсус хәрби операциядә.