5 июль –бер фәннән имтихан нәтиҗәләрен яхшыртырга ниятләүчеләр өчен өстәмә БДИ тапшыру көне.
Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Чистай мәктәпләре базасында 7 һәм өйдә 1 ППЭ эшләячәк.
5 июльдә имтиханнарны 447 чыгарылыш укучысы бирәчәк.
Профиль дәрәҗәсендәге математика буенча БДИны 158 кеше, база дәрәҗәсендәгесен - 81, биология буенча - 148, тарих буенча - 25, әдәбият буенча - 23, инглиз теле буенча (телдән) – 12 укучы тапшырырга планлаштыралар.
Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.
Укучылар БДИ нәтиҗәләрен 17 июньдә үз мәктәпләрендә, шулай ук Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә белә алачак https://checkege.rustest.ru/.