Казанның өч укучысы Беларусия һәм Россиянең яшь экологлары слетында катнашачак

2024 елның 9 июле, сишәмбе

2024 елның 16 июленнән 23 июленә кадәрге чорда Беларусия Республикасы территориясендә «Нарочанский» милли паркы һәм «Зубрёнок» балалар укыту-сәламәтләндерү үзәге базасында Беларусь һәм Россиянең «Экология без границ» яшь экологлары слеты үткәрелә. Слет Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Беларусия Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

Икенче тур нәтиҗәләре буенча 35 кешедән торган команда төзеделәр, алар арасында Татарстан Республикасының өч укучысы - Артур Дегтярев ("Орнитология" юнәлеше), Казанның Яңа Савин районы "Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексының 8 нче сыйныф укучысы; Әмир Әхмәдов (“Почвоведение” юнәлеше), КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицейдан тугызынчы сыйныф укучысы һәм Казан Вахитов районының 28 нче гимназиясенең унынчы сыйныф укучысы Диана Әхмәтова (“Энтомология” юнәлеше).

Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International