«Обучение служением» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Конкурста профессорлар-укытучылар составы, административ-хуҗалык яки укыту-ярдәмче персонал арасыннан югары уку йортлары хезмәткәрләре катнаша ала, алар «Обучение служением» алымын кертү һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә.

Практикалар өч номинация буенча бирелә:

- социаль проектны мәҗбүри эшләүне үз эченә алган дисциплина, факультатив, курс яисә модуль;

- курс проекты яисә социаль проект рәвешендә квалификация эше;

- социаль партнер базасында укыту, җитештерү, диплом алды практикасын яисә экспедицияне гамәлгә ашыру.

Катнашуга гаризалар 15 июльгә кадәр "Добро.рф" платформасында кабул ителә. Җиңүчеләр платформа сайтында игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы бу елның 10 декабрендә узачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International