2024 елның 23-29 июнендә Мордовия Республикасында «Иминлек мәктәбе» төбәкара ярышлары узды. Анда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 100дән артык катнашучы катнашты. Казанның Яңа Савин районы балалар һәм яшүсмерләр туризмы йорты командасы бу ярышларда Татарстан данын яклады. Барлык катнашучылар да урында ориентлашуда, туристик әзерлектә, янгынны сүндергәндә, беренче медицина ярдәме күрсәткәндә, эзләү-коткару эшләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Укучылар куелган бурычны бик яхшы үтәделәр һәм призлы урыннарны яуладылар. «Иминлек мәктәбе» озын марафоны гомумкоманда зачетында«Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты 1 урынны яулады.