КФУның Алабуга институтының «Буревестник» спорт-савыктыру лагеренда Луганск Халык Республикасыннан 14-18 яшьлек 95 бала ял итә.
Алар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Университет сменалары» проектында катнашучылар, ул көллият укучыларына һәм студентларына булачак һөнәр сайлавын билгеләргә ярдәм итә, киләчәктә укуда һәм карьерада тәҗрибә һәм белем алырга ярдәм итә. “Буревестник” лагеренда смена 4 июльдән 15 июльгә кадәр уза.
Студентлар тормышы, университетлар һәм югары уку йортларының мөмкинлекләре белән танышу - проектның төп максатларының берсе. Моннан тыш, укучылар әлеге төбәк мәдәнияте белән таныша алалар.
Педагоглар укучыларның ялын бай, файдалы һәм мавыктыргыч итәргә тырыша.