8 июльдән Казан федераль университеты "Җәйге университет" проектында катнашучылар өчен үз ишекләрен ачты. Ачылу тантанасы ИТ-паркта узды.
Проект КФУ тарафыннан РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм «Социоцентр» ФГАНУ ярдәмендә тормышка ашырыла.
Проектның төп максаты Россия мәгарифен популярлаштыру, Россия һәм чит ил студентлары арасында шәхесара, мәдәниятара, милләтара аралашу урнаштыру. Быел анда дөньяның 13 иленнән - Абхазия, Әзәрбәйҗан, Беларусия Республикасы, Көньяк Африка, Бразилия, Кытай, Һиндстан, Иран, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Россиядән 400 студент катнаша.
Чараны Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский ачты. Үзенең видеомөрәҗәгатендә ул проект кунакларын сәламләде, безнең күпмилләтле илдә йөзләгән мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләр үрелеп баруын ассызыклады.
КФУның беренче проректоры - фәнни эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Таюрский Казан федераль университеты өчен чараның мөһимлеген билгеләп үтте.
КФУның тышкы элемтәләр буенча директоры Тимирхан Алишев хәбәр иткәнчә, быел катнашуга 3000 гариза кергән.