Хәзерге вакытта 355 мең чит ил студенты Россия югары уку йортларында белем ала. Бу бөтен вакыт эчендә чит ил укучыларының рекордлы саны, дип хәбәр итте проектта катнашучылар белән Кросноярскта үткән очрашуда РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский.
Аның сүзләренчә, күпчелек чит ил студентлары - БДБ илләреннән, Кытай, Иран, Һиндстан. Африка, Латин Америкасы, шулай ук Иран һәм Кытайдан студентлар саны арта бара. Могилевский билгеләп үткәнчә, чит ил укучылары санының артуы Россия югары белеменә зур ихтыяҗ булуын күрсәтә. "Россия фән, технологияләр өлкәсендә лидерларның берсе булды һәм булып кала бирә. Бу сыйфатлы белемсез мөмкин түге.”
Красноярск, Казан һәм Екатеринбургта 8 июльдән 22 июльгә кадәр Халыкара Җәйге университет проекты эшли, анда дөньяның 23 иленнән 1 меңнән артык студент катнаша.