Рособрнадзор РФ Мәгариф министрлыгы белән берлектә белем бирү сыйфатын бәяләүнең яңа методологиясен раслады, ул беренче тапкыр балаларны әзерләү сыйфатына гына түгел,ә мәктәп укытучылары компетенцияләренә дә анализ ясауны үз эченә кертә. Бу хакта ТАССка Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев сөйләде, аның көз көне үк сыналачагын билгеләп үтте.
Музаев аңлатканча, элек мондый бәяләр балаларда белем алу нәтиҗәләре нигезендә генә төзелгән, бу төбәк буенча тулы картина бирмәгән. Индекс барлыгы 69 күрсәткечне үз эченә алачак. Аларны өч төп өлкә: балаларны әзерләү дәрәҗәсе, укытучыларның компетенциясе, шулай ук белем бирү инфраструктурасының сыйфаты буенча бәяләргә планлаштырыла.