Татарстан Республикасы башкаласында татар телен өйрәнү буенча бушлай җәйге курслар башланды. Дәресләрдә шәһәр халкы тел, грамматик һәм сөйләм нигезләрен өйрәнә.
Дәресләр атнага бер тапкыр ике сәгать барачак: шәһәр башкарма комитетында яңа өйрәнә башлаучылар өчен, ә «Черек күл» паркының амфитеатрында укуларын дәвам иттерүчеләр өчен .
Яңа өйрәнә башлаучыларны Альберт Сәмигуллин, дәвам итүчеләрне Гөлфия Габдуллаҗанова укытачак. Иң яхшы укучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.