Беренче сентябрьгә «Яратам» торак комплексы ишегалдында 260 урынлык «Первый/Беренче» балалар бакчасы ачылачак. Анда 12-20 кешелек 14 төркем төзү планлаштырыла. Объект төзелеше агымдагы елның февралендә башланган иде, бүгенге көнгә 48% эш эшләнгән. Казан мэры Илсур Метшин мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешен тикшерде.Гомуми мәйданы 2,4 мең кв.м булган ике катлы объект "Татинвестгражданпроект" ДУП тарафыннан проектланган.
Торак комплекс 9,5 мең кв метр мәйданлы 1890 фатирга исәпләнгән дүрт комплекстан торачак. Бүгенге көндә ике йорт төзелгән, өченчесендә төзелеш бара, дүртенчесенең концепциясе эшләнгән.
Балалар бакчасы территориясендә шәмәхә түбәле 14 балалар мәйданчыгы һәм тагын ике физкультура-спорт мәйданчыгы җиһазландырылачак. Якынча 3 мең кв.м мәйдан яшелләндереләчәк, 1,4 мең кв.метрга асфальт-бетон түшәләчәк. Бүгенге көндә территорияне төзекләндерү 10%ка башкарылган.
Татарстан башкаласында яңа уку елына барлыгы 600 тәрбияләнүчегә өч балалар бакчасын тапшыру планлаштырыла. Ике мәктәпкәчә учреждение - 260 һәм 80 урынга - Бохара һәм Ягодинская урамнарында 260 балага исәпләнгән тагын бер бина - Салават Купере районында төзеләчәк.