Татарстан халкы 12 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алачак. Консультацияләр бушлай үткәреләчәк.
Белгечләр гаиләне һәм балачакны яклау темасына сорауларга җавап бирәчәк. Шалтыратулар ны ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, "Мәрхәмәт - Милосердие" ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, "Ватанны саклаучылар" фондының төбәк филиалы, РФ социаль фондының республика бүлекчәсе вәкилләре кабул итәчәк.
Кайнар линия 10:00 дән 14:00 гә кадәр эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында хәбәр иттеләр.