5-9 августта Татарстанда «Алдынгылар Биләр Форум: Беренчеләр» узачак. Бу палаткалы лагерь, анда республиканың барлык районнарыннан 800гә якын бала һәм яшүсмер җыелачак. Мондый чарада бушлай катнашырга мөмкин, барлык теләүчеләрне конкурс буенча( 12-17 яшьлек) кабул итәләр.
Лагерьны оештыручы «Беренчеләр хәрәкәте» хәбәр иткәнчә, «Алдынгылар Биләр Форум: Беренчеләр» белем бирү һәм спорт-күңел ачу вакыйгаларын берләштерәчәк. Катнашучылар укучы үзидарәсендә үзләренең лидерлык сыйфатларын һәм эш күнекмәләрен сынаячаклар, үзләренең беренче социаль проектларын эшләячәкләр һәм гамәлгә ашырачаклар, шулай ук форумда 13 юнәлеш буенча файдалы үзгәрешләр остаханәләре эшләячәк.
Катнашуга гаризаны 26 июльгә кадәр бирергә мөмкин. Конкурс биремнәрен уңышлы үтәгән һәм сайлап алуны узганнарның исемлеге Татарстанда “Беренчеләр Хәрәкәте” социаль челтәрләрендә бастырачаклар.