Узган ялларда Татарстан Республикасы дзюдо федерациясе патронажы астында Н.А. Галләмов исемендәге махсус гомуми белем бирү мәктәбе тәрбияләнүчеләре өчен ачык һавада дәрес үткәрелде.
Федерация мәктәпкә шефлык итә, ә укучылар мәктәп директоры, Россиянең дзюдо һәм самбо буенча спорт мастеры Дмитрий Юрьевич Кладов җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә.
Дзюдо буенча ярышлар федерация вице-президенты Раил Шамил улы Моратшин һәм полиция хезмәткәрләре арасында халыкара класслы спорт мастеры Наталья Юрьевна Моратшина катнашында узды.
Визит өчен рәхмәт әйтеп, балалар аларга үз куллары белән ясаган сувенирлар,чәчәкләр тапшырдылар.