Илсур Һадиуллин яшь геологларның Х Республика олимпиадасын ачу тантанасында катнашачак

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

2024 елның 12 июлендә Әлмәт муниципаль районының “Кояшлы” сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында яшь геологларның X Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасы узачак.

Олимпиадада 40 мәктәптән 35 команда катнаша, алар базасында балалар-яшүсмерләр геологик хәрәкәтенең база мәйданчыклары булдырылган. Һәр команда составына 8 укучы (8-11 сыйныфлар) һәм 2 җитәкче керә.

Шулай ук, олимпиадада Пермь крае, Башкортостан Республикасы һәм Беларусия командалары да катнаша.

Олимпиадада җиңүчеләр яшь геологларның Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен сайлап алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International