Универсиада авылында меңгә якын студент өчен өч йорт яңартылган

2024 елның 12 июле, җомга

2023-2024 елларда Казан федераль университеты үз студентлары өчен тулай торакларны яңартырга карар кылды. Капремонт программасы студентлар шәһәрчегендәге  Универсиада авылындагы өч йортка кагылды. Аларда 960 урынга  исәпләнгән 264 бүлмә тәртипкә китерелгән. Тулай торакларда нәрсәләр үзгәрүе, тагын күпме йортны ремонтларга кирәклеге  һәм БРИКС илләре саммиты уздырганда студентларны кая урнаштырачагы турында тулырак мәгълүмат - «Татар-информ» репортажында.

Хәзерге вакытта ремонт эшләре 3 нче (3 һәм 4 нче блоклар), 4 нче (уң ягы), 6 нчы  тулай торакларында төгәлләнгән инде.

Ремонт эшләренә керешкәнче, университетның Яшьләр сәясәте департаменты, Профсоюз комитеты һәм тулай торакларның студентлар советлары белән берлектә, мониторинг үткәрделәр һәм кайбер стратегик сессияләр уздырдылар, студентларны тыңладылар, аларның нинди үзгәрешләр һәм яхшырулар көтүен билгеләделәр. Кайбер тәкъдимнәр шәхсән ректор тарафыннан хупланды, аерым алганда - аралашу һәм чаралар уздыру өчен киңлекләр, иҗтимагый куллану урыннары һәм башкалар, диде яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова.

Октябрьдә Казанда БРИКС илләре саммиты узачак. Элегрәк игълан ителгәнчә, бу халыкара чара аркасында Казан федераль университеты укулар башлауны  1 сентябрьдән 1 ноябрьгә күчерде. Бу Универсиада авылында  җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү өчен Татарстан башкаласына киләчәк хезмәткәрләрне урнаштыру белән бәйле.

Көч оешмалары хезмәткәрләренә  яшәү өчен 31 йортның  18 җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International