Татарстан балалары «Беренчеләр хәрәкәте» брендлы продукция дизайнын эшләүдә катнаша ала.
Быелгы җәйдә республикада хәрәкәтнең онлайн-кибете эшли башлаячак, анда теләге булган һәркем брендлы продукция сатып ала алачак. Сайтта махсус бүлек барлыкка килергә тиеш, анда дизайнын балалар үзләре уйлап тапкан киемнәр һәм эшләнмәләрне урнаштырачаклар.
Коллекцияләр сезон һәм тематикалар буенча бүленгән булачак.
Эскиз идеяләрен (мәсәлән, рюкзак, толстовка һәм башкалар) сылтама буенча 18 июльгә кадәртәкъдим итәргә мөмкин. Иң яхшы берничә вариант гамәлгә ашырылачак һәм онлайн-кибетне эшләтеп җибәргәндә сайтта тәкъдим ителәчәк.
Катнашуга гариза бирүчеләрдән яшь дизайнерлар командасы төзеләчәк.
Болардан тыш, дизайн-лабораториядә катнашучыларны бонуслар һәм матди бүләкләр көтә.