2024 елда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды. Бу мәгълүматлар белән ТАСС уртаклаша. Анализлар түбәндәге бишлекне ачыклаган: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Санкт-Петербург.
Рейтинг төзү өчен критерийларның берсе булып өч БДИ предметын 300 баллга тапшырган чыгарылыш укучылары саны исәпкә алынган. Әйтик, Мәскәүдә алар 14 кеше, Мәскәү өлкәсендә - дүрт, Татарстанда, Санкт-Петербургта, Төмән, Тула һәм Түбән Новгород өлкәләрендә – икешәр. Краснодар һәм Алтай крайларында, Новосибирск, Самара, Саратов, Оренбург, Амур, Киров, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә, ЯНАО, Калмыкиядә берәр укучы. Тагын бер өч йөз бал иясе Донецк халык республикасында яши, анда БДИны тапшыру әлегә ирекле тәртиптә бара.
Россия буенча 200 балл җыючы укучылар быел 587 булган. Алар 68 төбәктә яши. Татарстанда алар 21 укучы булган.