Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында еллык докладны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итте.
2023 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә торган өч федераль һәм дүрт республика дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруда катнашты. Министр аларны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләренә тукталды.
Мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 6 муниципаль һәм 31 дәүләт мәктәбендә, 8 мәктәпкәчәбелем бирү оешмасында ремонт эшләре башкарылды. 143 мәгариф объектында 1 млрд сумга азык-төлек блоклары, шулай ук 4 тулай торак бинасы һәм 9 һөнәри белем бирү оешмалары бинасы, барлыгы 906,5 млн сумлык ремонт эшләре башкарылган.
Фикер алышуда депутатлар Николай Атласов, Игорь Бикеев, Ркаил Зәйдуллин, Фадбир Сафин, Хафиз Миргалимов, Раил Шәмсетдинов катнашты. Депутатлар педагогик кадрлар җитмәү, шулай ук БДИ оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре белән кызыксынды.