Миңнеханов һәм Цивилев Югары нефть мәктәбе кампусын карады һәм балалар белән очрашты

2024 елның 12 июле, җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министрлыгы башлыгы Сергей Цивилев белән Әлмәттә Югары нефть мәктәбе кампусында булды һәм балалар, эковолонтерлар һәм яшь экологлар олимпиадасында җиңүчеләр,  белән очрашты.

Кунаклар Әлмәткә ТР нефть саммитында катнашу өчен килделәр, дип аңлаттылар республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.

Кампус белән танышу  “Каракүз” балалар бакчасыннан башланды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 60 балага исәпләнгән, алар белән тугыз педагог, өстәмә тәрбия педагоглары һәм башка  белгечләр шөгыльләнә.

Киләсе визит студентлар яши торган бүлмәләргә  булды. Ике корпуста 700 урын булдырылган. Берсеннән икенчесенә җылы җир өсте кичүе аша эләгергә мөмкин, шулай ук укыту-лаборатория һәм лаборатория-тикшеренү корпусларына да күчәргә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов активистларга төбәк өчен мөһим булган инициативаларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны Татарстан һәм Россиянең чын патриотлары дип атады.

«Югары нефть мәктәбе» фәнни-мәгариф үзәге «Фән һәм университетлар» илкүләм  проекты кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International