Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының саны 154 тән 156 га кадәр артты. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Шул ук вакытта республика бюджетыннан финанслана торган вазыйфалар саны 108 дән 110га кадәр артты. Федераль бюджеттан элеккечә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының 46 хезмәткәре эше финансланачак.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында вазыйфалар саны әлеге указ белән 44 тән 42 гә киметелде.
Штат расписаниесенә төзәтмәләр гадәттәгечә ведомствоның "эшчәнлеген камилләштерү максатларында" кертелә. Указ кул куйган көннән үз көченә керә.