Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең энергетика министры Сергей Цивилев Әлмәттә яшь геологларның X Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнаштылар. Чара “Кояшлы” балалар лагеренда узды.
Быел анда 380 катнашучы катнаша (Татарстанның 35 командасы, Беларусия, Пермь крае һәм Башкортстан Республикасыннан бер команда). Җәйге кыр олимпиадасы кысаларында теоретик биремнәрдән тыш гамәли биремнәр дә бар. Бу минералогия, палеонтология, гидрология, магнитометрия һәм башкалар буенча ярышлар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан яшь геологларның хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев балалар-яшүсмерләр геологик хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләр тапшырдылар.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында геологияне өйрәнү буенча 40 база мәктәбе бар.