Республиканың яшь биючеләрен турнирда катнашырга чакыралар

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

27 июльдә Казанда Cyber Park Arena мәйданчыгында Just Dance фиджитал-спорт дисциплинасы буенча турнир узачак.

Турнир 16 яшьтән өлкәнрәк талантлы биючеләрне җыюга юнәлдерелгән, алар үз осталыкларын күрсәтергә һәм Just Dance буенча Россия чемпионатында катнашу хокукын алырга мөмкинлек алачак.

Турнирда катнашуга 25 июльгә кадәр сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International