Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча стратегик сессия үткәрде. Илкүләм проект составына тугыз федераль проект керәчәк, алар балаларга һәм яшьләргә ярдәм итүнең барлык чараларын берләштерәчәк һәм бу өлкәдә төрле ведомстволар эшчәнлеген координацияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Хөкүмәт башлыгы билгеләп үткәнчә, «Яшьләр һәм балалар» проекты яшьләрнең үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру һәм талантларын үстерү өчен мөмкинлекләр формалаштыруга юнәлтелгән.
Инфраструктураны үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Россия Президенты йөкләмәсе буенча гомуми белем бирү оешмалары төзү дәвам итәчәк, педагогик югары уку йортларының матди-техник базасы яңартылачак.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты киң аудиториягә - балалар һәм яшьләргә юнәлдереләчәк, диде.
Ул әйткәнчә, 2030 елга Россиядә икътисадның төп тармаклары өчен 2 млн эшче һөнәре белгече әзерләнәчәк.