Россиядә университетларда һәм көллиятләрдә кабул итү кампаниясе дәвам итә. Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә югары уку йортларына һәм көллиятләргә 2 миллионнан артык гариза бирелгән. Бу хакта РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Быел "Дәүләт хезмәте" порталы "онлайн вузга керү" суперсервисында абитуриентлар Россиянең теләсә кайсы вузына гариза бирергә генә түгел, ә аның белән максатчан укуга килешү төзеп, булачак эш бирүчене алдан ук табарга мөмкин. Мондый формат студентка уку вакытында ук ярдәм алырга, ә аннары гарантияле эшкә урнашырга мөмкинлек бирә.
Урта һөнәри белем бирү оешмасында гаризалар кабул итү 15 августка кадәр дәвам итәчәк.
Студентлар өчен максатчан укыту - перспектив юнәлештә белем алу, уку вакытында стипендия алу һәм чыгарылганнан соң ук эшкә урнашу мөмкинлеге. Ә эш бирүчеләр өчен - гарантия, берничә елдан аларга югары квалификацияле белгечләр эшләргә киләчәк.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков ассызыклаганча, 2024 елда университетларда максатчан уку өчен бюджет урыннары саны узган ел белән чагыштырганда 6%ка арткан.
Быелгы кабул итү кампаниясенең беренче сәгатьләрендә генә дә портал аша югары уку йортларына 16 меңнән артык гариза бирелгән, бу узган елның шул ук чорында гаризалар саныннан өч тапкырга артык.