Татарстанда ятим балалар өчен торак урыннар алу планнары турында ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Агымдагы елда 22 районда 1 млрд 742 млн сумлык 621 торак бина сатып алу планлаштырыла, шуларның 101 млн сумы федераль бюджеттан", - диелә ведомство хәбәрендә.
Мәгълүматлар алга таба ятим балалар арасыннан булган затларга торак урыннар сатып алу мәсьәләсе буенча киңәшмәдә яңгырады, аны министрлык башлыгы Азат Кадыйров үткәрде.
Шулай ук матбугат хезмәтендә узган өч елда Татарстанда ятим балаларга 1998 торак бина тапшырылуын билгеләп үттеләр.