15 июльдә, Татарстаннан 400дән артык бала өченче сменага Кара диңгез яр буе лагерьларына китте: 204 бала Витязево (Анапа) лагерена һәм "Сәләт - Ак Барс" ка 209 бала (Кырым) китте. Шул вакыт эчендә Кара диңгездәге лагерьларда Татарстаннан 3 меңнән артык бала ял итәргә өлгергән инде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Кара диңгез яр буенда балаларның ялын ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә өч лагерь - “Витязево” (Анапа), “Глобус” (Анапа) , “Сатер (Кырым) лагерларен “Черноморец” республика үзәге, “Сәләт - Ак Барс”ны Яшьләр үзәге оештыра.
«Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәгендә өченче смена иҗади- «ИҖАТ». Балалар вокаль алымнар турында күбрәк белә алачак. Хореография дәресләрендә импровизация ысулларын тикшерәчәкләр, музыка тыңлаячаклар, шулай ук бию композициясенең төп кагыйдәләрен беләчәкләр. КВН һәм импровизация юнәлешендә үзен сәхнәдә дөрес тотарга, ораторлык һәм сәхнә осталыгы күнекмәләренә өйрәнәчәк һәм шулай ук сценарийлар язу өчен файдалы лайфхаклар алачак. Шулай ук сәнгать осталыгы һәм киноиндустрия юнәлешләре дә бар.
Бүгенге көндә 14 меңнән артык бала Татарстанда һәм республикадан читтә лагерьларда ял итә.