Татарстанның ике мәктәп җитәкчесе “Россиянең ел директоры” конкурсы финалына чыкты

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

2024 елгы «Россиянең ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсының сайлап алу этабы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча финалга Россия Федерациясенең 22 төбәгеннән 30 мәгариф оешмасы җитәкчесе узды. Алар арасында Татарстаннан ике гомуми белем бирү учреждениесе директоры бар. Алар Казан шәһәренең 179 нчы мәгариф үзәге директоры Эльвира Наумова һәм Мамадыш шәһәренең академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче мәгариф үзәге директоры Салават Гыймранов.

Быел конкурска Россия мәктәпләре директорларыннан 700 дән артык гариза бирелгән. Читтән торып сайлап алу этабы барышында мәгариф оешмалары җитәкчеләре «Профессиональное тестирование» һәм «Мотивационное письмо»конкурс сынаулары узганнар.

Конкурс финалистлары көз көне йомгаклау этабында очрашачак. Беренче тур Калугада узачак.

Әлеге этапта конкурсантларны «Хәрәкәт траекториясе» һәм «За и Против» сынаулары көтә, аларның нәтиҗәләре буенча биш лауреат билгеләнәчәк.

Йомгаклау этабының икенче туры Мәскәү өлкәсендә "Взлет" мәгариф үзәгендә узачак. Конкурс лауреатларына «Мастер-класс», «Брифинг» һәм «Блицтурнир» сынауларында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк.

«Россия ел директоры» конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре Мәскәүдә узачак, укытучылар көнендә, 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда тантаналы чарада аталачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International