Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм төзү буенча федераль штаб утырышында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Якушев мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм төзү программаларына йомгак ясадылар.
2019 елдан илдә 1 236 мәктәп һәм 1 680 балалар бакчасы төзелгән, ә 2022 елдан башлап 4 100дән артык мәктәп бинасы ремонтланган.
Объектларның саны зур һәм югары дәрәҗәдә булган регионнар арасында - Татарстан Республикасы, Ставрополь крае, Чечен Республикасы, Белгород өлкәсе, Калуга өлкәсе, Кемерово өлкәсе - Кузбасс, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Свердловск, Тула, Төмән өлкәәләре, Санкт-Петербург.