2024 елның 26 июлендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырыла.
Элегрәк проект кысаларында халык экспертлар белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен 2024 елга бурычлар формалаштырган иде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы бурычларын сайлау буенча онлайн-сораштыруда 3,5 меңгә якын кеше катнашты.
Тавыш бирүне исәпкә алып, экспертлар һәм Иҗтимагый совет агымдагы елга өстенлекле итеп түбәндәге максатлар һәм бурычларны сайлады:
1. Заманча җиһазлар кулланып, табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге программаларны үзләштерүдә белем алучылар өчен шартлар тудырылган авыл җирлегендә һәм кечкенә шәһәрләрдә урнашкан мәктәпләр өлешен 31 %тан 37 %ка кадәр арттырырга.
2. Педагогик юнәлештәге урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның кимендә 70%ын мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында эшкә беркетүне тәэмин итәргә.
3. Эш бирүчеләрнең кадрлар ихтыяҗларын ябу өчен эшче һөнәрләре, хезмәткәрләр вазыйфалары буенча һөнәри әзерлек программалары санын (тизләтелгән әзерлек), шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы өчен, 500 дән 520 гә кадәр артырырга.
4. Конкурс (грантлар) механизмнары аша ярдәм итүне һәм стимуллаштыруны һәм елына кимендә 100 яшь галимгә премияләр бирүне тәэмин итәргә.
5. Гомуми белем бирү оешмаларында психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар санын 10 %ка арттырырга, һ.б.
Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүче гражданнарга теркәләү формасын тутырырга һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә һәм 2024 елның 24 июленә кадәр Mon.OrgOtdel@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
ММЧ вәкилләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә аккредитация узалар. Аккредитацияләү өчен гаризаны беркетелгән формада 2024 елның 24 июленә кадәр Monrt16@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.