"Беренчел анализ күрсәткәнчә, өстәмә көннәрдә БДИ тапшыручыларның 73% ы үз нәтиҗәләрен яхшырткан, 9% катнашучының баллары үзгәрмәгән, бу нигездә аларның белемнәрен раслады", - дигән РИА Новостига Музаев.
Июльдә БДИны яңадан тапшыру хокукыннан барлыгы 105 меңнән артык Россия укучысы файдаланган.
Исегезгә төшерәбез, быел бер предмет буенча БДИны яңадан бирү мөмкинлеге булдырылды. Яңадан тапшыруның үзенчәлеге шунда, алдагы балл, хәтта югарырак булса да, юкка чыгарыла.