Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге: Россия студентларының күпчелеге үзләренең югары уку йортларыннан канәгать

2024 елның 19 июле, җомга

Бөтен Россиядән 90 мең студент үз alma-mater турындагы сорауларга җавап бирде. Сораштыруны ВЦИОМ экспертлары һәм "Неравнодушный человек" платформасы белгечләре үткәрде.

Сораштырудан ачыкланганча. Үз вузында уку шартлары канәгатьләндергән студентлар саны бер ел эчендә 60 тан 64 процентка кадәр арткан. Яшьләрнең яртысыннан артыгы үз университетлары өчен горурлык кичерәләр, дип белдерделәр.

Укуның иң зур процессы - лекцияләр, семинарлар, практика белән 10 сораштырылучының 8е канәгать. Укытучыларның һөнәри осталыгы белән 87 проценты канәгать.


 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International