Татарстанда быел 1 сентябрьгә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 8 яңа мәктәп ачылачак

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында республикада 8 590 урынлык 8 яңа мәктәп төзү турында хәбәр иттеләр, алар 2024 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак.

Моннан тыш, гамәлдәге мәктәпләргә 1 245 урынлык өстәмә өч корпус төзү планлаштырыла. Шулай ук, ел ахырына кадәр 375 урынлык тагын бер мәктәпкә өстәмә 1 корпус ачу күздә тотыла.

Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, 2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 200 урынга исәпләнгән 10 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзү каралган.

Уку елы башына шулай ук 1 560 урынлык җиде балалар бакчасы ачу планлаштырыла, ә ел ахырына тагын 560 урынлы ике балалар бакчасы ачылачак. Шулай ук 2025 елга кадәр Апас торак пунктында 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Объектта эшләр җитештерү графиклары нигезендә башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International