Ел ахырына кадәр Татарстан 50 мәктәп автобусы алачак

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Ел ахырына кадәр Татарстан 50 яңа мәктәп автобусы алачак. Хөкүмәтнең тиешле күрсәтмәсен РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә кабинетның матбугат хезмәте.

Автобуслар РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан җыелган гаризалар нигезендә төбәкләр арасында бүленгән. Күпчелек автобуслар авыл районнарында эшләячәк. Федераль бюджеттан барлыгы 2654 транспорт чарасы кайтаруга 10 млрд сум бүлеп бирү күздә тотыла.

Татарстан 10-12 кеше сыйдырышлы бер автобус , 13-20 кеше сыйдырышлы 16, 21-24 кеше сыйдырышлы 18 һәм 25-31 кеше сыйдырышлы 15 автобус алачак.

2021-2024 елларда мәктәп автобуслары паркын яңартырга Хөкүмәткә РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама нәтиҗәләре буенча йөкләде. Бөтен техника үзебездә җитештерелгән булырга тиеш.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International