БДИ предметларының берсен яңадан тапшыруга килгән 122 чыгарылыш сыйныф укучысы, нәтиҗәдә, 100 балл җыйган, аларның 54 е башта ук югары баллчылар иде. Бу хакта ТАССка Рособрнадзор матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
54 укучы имтиханны алдан биргәндә 81-99 балл алганнарииде,бу юлы алар 100 балл җыйдылар , шуларның иң күбесе информатика буенча - 20, рус һәм профильле математика буенча - 8 ", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, БДИны яңадан тапшыруда 105 009 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашкан.
Гомумән алганда, өстәмә көннәрдә БДИны тапшыручыларның 73% ы үз нәтиҗәләрен арттырган, 9% катнашучының баллары үзгәрмәгән. Калганнары төп яки вакытыннан алда чорга караганда начаррак биргәннәр. Рособрнадзорда билгеләп үткәнчә, үз нәтиҗәсен начарайтучыларның күпчелеге - минималь бусаганы һәм алдагы чорларны уза алмаган катнашучылар.
Быелдан башлап чыгарылыш сыйныф укучылары БДИның бер фәнен кабат тапшыра алды. Мондый мөмкинлекне РФ президенты Владимир Путин 29 февральдә Федераль Җыенга юлламасында бирергә кушты.