Татарстанның югары уку йортларында белем алучы 292 укучы «Студентлар стартабы» конкурсының V чиратында җиңүче булды. Аларның һәркайсы үз проектларын гамәлгә ашыруга 1 млн. сум акча алды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Айрат Хәйруллин.
Ул быел конкурста катнашу өчен 7,7 меңнән артык гариза керүен искәртте. 2 мең студент җиңүче булган. Лидерлар саны буенча Татарстан Мәскәүдән кала икенче урында.
Хәйруллин сүзләренчә, акчалата ярдәм алучыларның 67%тан артыгы ил өчен өстенлекле өлкәләргә керә. Бу цифрлы технологияләр, креатив индустрия, яңа приборлар, медицина, химия технологияләре, биотехнология һәм ресурсларны саклау.
Җиңүче стартапларның 36% ы IT-юнәлешкә карый.