Татарстанның кайбер югары уку йортлары ЯИ өлкәсендә белгечләр әзерләү сыйфаты буенча югары белем бирү учреждениеләре рейтингына эләкте. Бу хакта Альянсның ясалма интеллект өлкәсендәге сайтында хәбәр ителә.
Исемлектә Иннополис университеты (В+ ), КФУ (С++ ), Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ (С++ ), Әлмәт дәүләт нефть институты (D+ ) һәм Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (D+) күрсәтелгән.
Дүрт учреждение үз күрсәткечләрен арттырган: Иннополис университеты (югары уку йортын тәмамлаучыларга ихтыяҗ артты, ЯИ һәм minor-программалар буенча онлайн-курслар барлыкка килде, бакалавриатны тәмамлаучылар әлеге юнәлеш буенча иң яхшы магистратураларга керә) һәм КФУ (җитәкчелек укытучыларны квалификация күтәрү программаларына җибәрә, ЯИ өлкәсендә мәктәпләр һәм ссузлар белән партнерлык, федераль проект кысаларында ЯИ буенча олимпиадалар исемлегенә кертелгән мәктәп олимпиадалары уздыру).