Путин “ Большая перемена” финалистларын сәламләде

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин 5-7 нче сыйныф укучылары һәм халыкара тректа катнашучылар өчен «Зур үзгәреш» Бөтенроссия конкурсы финалистларын сәламләде. Финал "Артек" Халыкара балалар үзәгендә узды.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, ул конкурсның популярлыгы елдан-ел арта баруына чын күңелдән шат һәм хәзер проект Россия төбәкләреннән 5-7 нче сыйныф укучыларын гына түгел, чит илләрдән мәктәп укучыларын да берләштерә.

Путин «Зур үзгәреш»тә катнашуны төрле өлкәләрдә: фән, иҗат, IT, ирекле хәрәкәт һәм экоинициативаларда күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек дип атады. Президент сүзләренчә, конкурста катнашучылар командада эшләргә өйрәнәләр һәм яңа дуслар табалар.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International