А.А. Лиханов исемендәге «Намус» Халыкара гуманитар премиясе гамәлгә куелды

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Россия балалар фонды Альберт Лихановның (Альберт Лиханов Фонды) иҗат мирасын саклау фонды белән берлектә А.А.Лиханов исемендәге «Намус» Халыкара гуманитар премиясен гамәлгә куйды. Проект мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Премиянең максаты - бөек замандашыбыз, башта Совет, аннары Россия балалар фондларына нигез салучы һәм илһамландыручы, илебез үсмерләр әдәбияты классикасы Альберт Лиханов, турында истәлекләрне саклап калу. Шулай ук - балачакны яклау эшенә керткән өлеше өчен халыкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә балалар мәнфәгатьләрендә хәйриячелек үсешен стимуллаштыру.

Премия 5 номинацияләр буенча биреләчәк.

"Намус" премиясенең Гран-прие мәдәният, фән, мәгариф һәм сәламәтлек саклау эшлеклеләренә, җәмәгать эшлеклеләренә балачакны яклау эшендә зур казанышлары өчен бирелә.

"Намус" премиясенең Гран-при иясе танылган скульптор Алексей Чебаненко эшенең уникаль статуэткасын алачак. Лауреатлар исә истәлекле дипломнар.

Лауреатларның исемнәре 2024 елның 13 сентябрендә, А.А.Лихановның туган көнендә игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы 2024 елның 14 октябрендә Россия академия яшьләр театрында узачак.

Журналистлар белән элемтәләр өчен:

Россия балалар фонды матбугат хезмәте

7 953 3370475 Елена Курочкина

7 910 4584934 Ирина Пуля

Номинацияләү мәсьәләләре буенча:

7 985 999 3924 Марина Гусева

sovest@detfond.org

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International