Дүрт ел эчендә «Җәйге университет» проектында дөньяның 40 иленнән студентлар катнашкан

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

"Җәйге университет" проектының дүртенче сезоны тәмамланды, аның бурычы - Россия һәм чит ил студентларын Россиянең фәнни-мәгариф мөмкинлекләре белән киңрәк таныштыру. Быел әлеге проектта 26 илдән 1220 кеше катнашты. Барлыгы дүрт ел эчендә "Җәйге университет" программасы аша дөньяның 40 иленнән 3800 студент узган. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде.

Ул проект индустриаль партнерлар катнашында тормышка ашырыла, дип өстәде. Программа кысаларында алар мастер-класслар уздыралар, проект эше буенча кире элемтә оештыралар, шулай ук алга таба эшкә урнашу буенча киңәшләр бирәләр.

«Җәйге университет» кысаларында ике атна дәвамында проектта катнашучылар биш юнәлеш буенча: гуманитар, инженерлык, икътисадый, ИТ һәм социаль белем алалар. Студентлар өчен лекцияләр, семинарлар һәм мастер-класслар Россиянең әйдәп баручы өч югары уку йорты - Казан (Идел буе) федераль университеты, Себер федераль университеты һәм Урал федераль университеты базасында узды.

Мондый алым катнашучыларга үзләрен кызыксындырган өлкәсе турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә, шулай ук аларга төрле белем бирү оешмалары белән танышырга һәм шәхси тәҗрибә нигезендә Россия университетларында алга таба сайлау ясарга ярдәм итә. Әйтик, "Җәйге университетта" 2023 елда 58 катнашучы Россия вузларына укырга кергән инде, дип билгеләп үтте Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International